Алсу Хисамиева Миляшлярем


Слова песни Миляшлярем - Алсу Хисамиева слушать онлайн

Исполнитель: Алсу Хисамиева

Название: Миляшлярем

Просмотрено: 1005

Другие песни исполнителя Алсу Хисамиева

Текст песни:

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Алсу Хисамиева - Миляшлярем


Комментарии:

Добавить комментарий



Каптча: